Бүгенгесе һәр адәм үз проблемалары белән яши. Яшьләр берне уйлый, картлар – үзенекен. Заман белән заман арасындада бар зур аермалар. Һәр заманда бар үзенең авырлыклары. Кеше гомере дә үтә төрлечә.Тамак тук булып адәмнең өсте бөтен булгач, кайсыбыз нәрсә уйлый. Минем фикергә еш килә  бәхет эзләп, туган җирләреннән китеп .... кире авылга кайталмаган авылдашлар. Андыйларны Рус хөкемәте 17-19 гасырларда ук инде җибәргән службага еракларга. Шулай ук 1941-45 елларда сугышта вафат булып калганнар . Кем нәрсә уйлагандыр үлем алныннан? Кем туган якка , ата-анага, дусларга булган  ирегү тойгысын белми, ул астагы шигырымныда тулысынча аңышып җитмәс. Астагы рәтләремдә язам ике авылдашымның хатларын - берсе сугыш елларында 1944 елда язылган- минем әбиемнең браты Диян абыйныкы, икенчесе – 1950 елда кань әниемнең Рәхиләнең  браты Халит абыйның ....әнкәсенә язган хаты. Аларны укыгач  күзләр дә яшьләнә.

 

№1.  Беренче авылдашыбызның хаты.

 

Эбием Сәрбиҗанның ( 1914г.р.) булган 4 браты. Бер кече браты 20 яшендә пневмониядән үлгән, калган өчесе -  1941-44 елларда сугышта  яшьли үлгәннәр. Ире Мухамметша( бабаем) – тоже сугышта үлгән.Бу адәмнәр соң теләмәгәнме кайтырга туган якка?Бик теләгәннәрдер. Сакланып калган икесенең фотографиясе – Абдулвахаб һәм Абдулдеянның..... 18 яшьтә тулмаган Абдулдеянны 4 ноябрьда1943 елны  сугышка алганнар. Озакта үтмәгән фават булган. Соңгы 18 февральда 1944 елда язган хатында саклап тотабыз конверты белән.....    65 ел инде ул хатка. Аны укыгач яшьләр килә күзләргә. Латынь хәрефләре белән (татарча) язылган булсада укып була, тик кайбер сүзләре бозылган.

 

Абдулдеян 1926г.р  һәм Абдулваһавап 1924г.р.

 

 

 

 

 

             

                                                                                                                                                        ( адресы)

 

Содержаниесы : .........Елап бар көчем бетте. Хуш сау булыгыз.

                    ..................хат язгач көтеп калам.

......... бу хатым язганда үзем сау исән калам , сезгәдә саулык сәләмәтлек теләп калам.

 

Шул өч рәттә җитә күз алдына китерергә авыр булган хәлләрне. Бу хатны укыгач ничек мин дөньяны эшкә куймыйча яшим. Ничек картларны хөрмәтләмим. Авылдашымны сугыйм, сүгим, рәнҗетим.

Тагын нәрсәләр уйлагандыр Абдулдеян һәм аның кебек яшьли сугышта үлгән егетләр, туган якка кайталмыйча гомерләрен читтә уздырган авылдашлар, алары инде минем астагы язылган шигырымда( җырымда) укыгыз.

 

 

 

№2. Икенче авылдашыбыз Халит абыйның хаты.

 

         Тагын бер авылдашның хатын укыгач күз алдына килә авыр вакыйгаләр. Кань әнием Рәхиләнең браты Халитны 1950 елның көзендә   армиягә алганнар. Озакта үтмәгән анда сырхаулаган, зур операция уздырган госпитальда. Нинди авыр хәлдә булган шул 18 яшьлек егет аның хатыннан укып белергә була. Нинди зур аерма бар  заман белән заман арасында.Ярдәм тапмыйча вафат булган. Авыр заман булганлыктан Халит абыйның  үлгән гәүдәсендә туган ягы Шөбиленә Военный комисариатта кайтаралмаган. Шулай ятып калган чит җирләрдә Свердловск шәһәре тирәсендә. Аның хатын укыгач кем нәрсә уйлар- белмим. Тик әйткем кели, ничек элекке яшьләр әнкәйләрнең, туганнарның, дусларның, күрешләрнең кадерен, хәлләрен  белгәннәр. Ә хәзер???. Бик бит инде зур разница.. Ә кеше ..   кеше булып калырга тиеш!!!.

 

 

Халит абыйның хатының эчтәлеге:

Сагынычлы хат башы.

Сез ки әйзәтлү вә хөрмәтлү булып торучы сөекле азиз әнкәемә...... ерак җирләрдә адашкан балаң Халиттан ирегеп зарыгып миллионлаган кайнар сәйләмләремне сез анайларым торган якка очырып җибәрәм. Исән җитсә алып укырсыз. Һәмдә сөекле  ике күземнең нуры Рәхилә....... бер минуткада исемнән чыгармый торган туганың Халиттан ирегеп зарыгып Урал таулары кадәр сәйләмләремне очырып җибәрәм. Һәмдә Алимҗанга( чалтай) барча семьясы белән бик күп сәйләм. Сәйләм соңында шуны мәглум итәм – узем госпитальда калам. Әрнүем уңайлы инде. Алайда госпитальдан тиз чыгып булмас, ярам зур. Алла ярдәм бирсен. Анайларым теләктә торыгыз. Шәт ходайдыр кайтырмын. Узегезнең хәлегез ничек. Донья мәнесе табылыр, башлар сау булсын. Рәхилә анаем нишли. Мине сагынамы.

Бергә чаклар бернидә түгел икән, әле кулымнан җибәрмәс идем анаемны.Очып барып бер генә күрер идем үзегезне.Әтигә хат язарга кәгазем юк, барда чемоданда часта калды. Рәнҗемәсен, бик күп сәйләм языгыз. Шуның белән сүзем бетте.Хуш, сау булыгыз. Хат языгыз, бик көтеп калам.

   24октябрь 1950ел.

 

 

Карандаш белән язылган. 58 ел инде саклана.

 

 

 

 

 

Шул әрнүле язулардан чыгып барча чит җирләрдән туган якка кайталмаган авылдашларыма багышлап түбәндәге шигырем( җырым).

 

Язмыш.

 

Язмыш аердың син

Туып үскән минем җирләрдән

Кайталмадым кайтасы килсәдә

Тамсаларда яшьләр күзләрдән.

 

Язмыш аердың син

Әткәй-әнкәемнең түреннән

Яшәсәмдә чит җирләрдә ялгыз

Аерылмадым алар теленнән.

 

Язмыш аердың син

Өзелеп сөйгән кара күземнән

Юктыр мине сөеп иркәләүче

Сыйпаучыда юктыр битемнән.

 

Язмыш аердың син

Ошанычлы булган дуслардан

Искән җилләр никтер берни әйтми

Хәбәрдә юк кайткан кошлардан.

 

Язмыш аердың син

Кемнәр кушылырлар хәлемә

Гомер үтте кайталмадым кире

Кемнәр килер минем каберемә.

 

Язмыш аердың син

Әйтәм хәзер соңгы сүземне

Туган якка карап бәхилләшәм

Зинһар онытмагыз исемемне.

 

4 ноябрь 2008ел. М. Максут.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сайт создан в системе uCoz